+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
26 август 2020, 12:15

Уфада лом белән коралланган үсмерләр бандасы бар

Аларны кайда очратырга була?

Башкаладагы Ушаков урамында яшәүчеләр үз балалары өчен борчыла. Шәһәр үзәгеннән иң ерак урамнарның берсендә яшүсмерләр бандасы барлыкка килгән.

Алар үзләреннән көчсезрәк иптәшләрен кимсетә. Биредә яшәүче халык бу хактагы фактларны ишегалдындагы видеокүзәтү камераларыннан алган.

Беренче эпизодта яшүсмерләр төркеменең бер малайдан велосипедын тартып алырга омтылуы ачык күренә. Аны лом белән куркыталар, төрткәлиләр, тик бала низагтан качып котыла ала.

Ә менә икенче эпизодта хәл җитдирәк. Ломлы яшүсмерләрнең берсе танышының подъезддан чыгуын көтә.
Подъезддан кызыл футболка кигән егет чыга, шуннан соң кечкенә хулиган, бөтен көченә аны куркытырга тырышып, ишеккә лом белән суга башлый. Биредә яшәүче халык сүзләренә караганда, мондый күренеш инде берничә ай күзәтелә.

"Алар өер белән йөри. Иң мөһиме - кораллы үсмерләрне беркем дә туктата алмый. Ә иртәгә алар хайваннарны үтерә башласа? Кешеләр кыйнауга күчсә?!" - ди Ушаков урамында яшәүче Люция Ф.

Фото:https://bash.news/
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Ufada-lom-bel-n-korallangan-smerl-r-bandasi-bar-426822/
Читайте нас: