+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
17 август 2020, 18:30

Шәрә фотоларын Интернетта саткан...

Үзенекен дә, баласыныкын да.

Бу хәл Ленинград өлкәсендә булган. Интернетта Авито кушымтасында 38 яшьлек хатын үзенең һәм 14 яшьлек кызының шәрә фотоларын сатарга куйган. Алар өчен ул 25 мең сум акча сораган.

Бу мәгълүматны бер ир күреп калган. Ул шунда ук моның турында хокук сакчыларына хәбәр иткән. Алар хатынны тапкан. Арытаба ачыклануынча, бер ай элек хатынның ире үлгән булган һәм ул бу ысул белән азык-төлек сатып алыр өчен акча эшләмәкче булган. Бүгенгә ул бер кайда да эшләмәгән.

Әлегә кадәр бу гаилә имин дип табылган булган. Хәзер хатынны ана хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Фото: imena.guru сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Sh-r-fotolarin-Internetta-satkan-413754/
Читайте нас: