+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
17 август 2020, 18:30

Ике эт баланы талаган

Башкортстанның Учалы районында яшәүче хатын-кыз әхлакый зыянны компенсацияләү турында гариза белән судка мөрәҗәгать иткән.

Суд мәгълүматларына караганда, узган елның октябрендә хатын-кызның кечкенә баласы үз йорты ишегалдында булган. Күпмедер вакыттан ихатага урындагы кешенең ике эте килеп кергән.

Арытаба этләр балага ташланган, аны тешләп, балага тән җәрәхәтләре салганнар. Нәтиҗәдә, аның сәламәтлегенә уртача авырлыкта зыян китерелгән. Бу хакта үткәрелгән суд медицина экспертизасы белдерә.

Этләр хуҗасы суд карары буенча 100 мең сумлык әхлакый зыян өчен компенсация түләгән. Шулай ук, хәзер ул этләргә махсус урын да булдырырга тиеш.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Ike-et-balani-talagan-414250/
Читайте нас: