+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
12 август 2020, 17:10

Ни өчен мэрияне яндырырга уйлаган?

Нефтекама хакимияте бинасын яндырырга ниятләгән террорчы моның сәбәпләрен әйтте.

Җылытуга тарифларны арттыру һәм "режимга нәфрәт" өчен, дигән ул. Нефтекамада яшәүче мэрияне һәм генерацияләү компаниясе бинасын "Молотов коктейльләре" ыргытып яндырмакчы булган. Бу хакта Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

Тоткарланучыга 30 яшь. Бу - шушында яшәүче кеше. Ир ут кабызу җайланмасын үзе әзерләгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул урындагы хакимият бинасына һәм БашРТС объектларына ут төртүне планлаштырган. Аңа карата ике мәддә буенча - "Террорчылык актын ниятләгән өчен" һәм "Террорчылыкны ачыктан-ачык аклау" буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү дәвам итә.

"Максат шешәне БашРТСка ыргыту иде, чөнки җылылык өчен тарифларны күтәрәләр. Инде 9-10 меңгә кадәр җитә. Шулай ук режимга нәфрәт аркасында Нефтекама хакимияте бинасына яндыргыч сыекча ыргыту турында да уйландым", - дигән бу кеше.

Фото: bashnews.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Ni-chen-meriyane-yandirirga-uylagan-407224/
Читайте нас: