+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
25 июнь 2020, 17:55

Еракка һәм озакка киттеләр

Кичә Башкортстан Югары суды элекке полиция хезмәткәрләренә карата хөкем карарын үзгәртте.

Яңавыл район суды карары буенча алар вазыйфаларыннан усал ниятитә файдалануда гаепле дип табылды.

Суд материаллары буенча, 2015 ел азагында Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре бер ирне тоткарлый һәм аны талау, автомобиль һәм кесә телефоны урлауда гаепли. Аны полиция бүлегенә алып килеп, җинаятен тануны таләп итәләр. Баш тарткач, полицейскийлар аны интектерә башлый: кыйныйлар, бәйлиләр һәм бер сәгатькә элеп куялар. Вакыт-вакыт алар ирне электрошокер белән җәзалый.

Ир бу җинаятьне танымаячагын аңлагач, бәхетсезне җибәргәннәр. Ул полициягә гариза язган.

Судта элекке полицейскийлар гаебен танымаган, дип хәбәр итә Башкортстан судларының берләштерелгән матбугат хезмәте.

Башкортстан Югары суды элекке подполковникны һәм элекке өлкән лейтенантны өч елга гомум режимлы колониягә хөкем иткән һәм офицер исеменнән мәхрүм иткән. Шулай ук аларга өч ел дәвамында хокук саклау органнарында эшләү тыела.

Фото: kp.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Erakka--m-ozakka-kittel-r-336584/
Читайте нас: