+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
17 июнь 2020, 17:40

Уфаны ялган акчалар басты

Нигездә бишмеңлекләр.

Уфада соңгы атнада ялган акчалардан файдалану очраклары ешайды. Ялган акча ясаучыларның биш мең сумлык купюралары аеруча популярлык казанды. Нигездә, алар супермаркетларда түли. Җинаятьчеләрдән хокук сакчылары, ким дигәндә, 37 шикле купюра алган.

Очракларның берсе Киров районында теркәлгән. Эчке эшләр министрлыгының Икътисади хәвефсезлек бүлеге хезмәткәрләре шәһәр үзәгендәге кибеттә биш мең сум акча түләгән 17 яшьлек егетне тоткарлаган. Билгеле булганча, ялган акча ясаучы башкала училищесының икенче курсына гына күчкән. Тикшерү барышында үсмернең, ким дигәндә, ялган акча куллануның тагын биш фактына катнашы булуы билгеле булды. Аның корбаннары – гадәти супермаркетлар да, профильле кибетләр дә.

Егеткә карата җинаять эше кузгатылган. Тентү барышында аның тагын тугыз шикле купюрасын алалар.

Әлегә Уфада өч кешенең ялган купюралар ясавы билгеләнгән.

Фото:
readtiger.com
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Ufani-yalgan-akchalar-basti-324564/
Читайте нас: