-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
18 Май 2020, 12:05

Банк картасыннан 430 меңен урлаганнар

Редакциябезгә еш килеп йөрүче 72 яшьлек Миңлегөл апа, шалтыратып, зур бәлагә таруы турында сөйләде.

Аферистлар, аның телефонына шалтыратып, алдау юлы белән Саклык банкы картасы номерын әйттергән, шуннан озак та үтмәгән, картадагы 60 мең сум юкка чыккан. 999 сумны калдырганнар, ди ул.

Гомер буе җитәкче урыннарда эшләгән апаның тиз генә мондый капканга кабуы аптыратты. Даими язып, искәртеп торабыз бит әле. "Шулай язгандыр инде, туганым, - ди апабыз, күңелен төшермичә. - Телефонда Саклык банкы номеры (900) килеп чыккач, ышанган идем шул..."

Ә менә Белоретта аферист бер ханымны ярты миллион сумга диярлек алдаган. БР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 40 яшьлек хатынга билгесез кеше шалтырата һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштыра.

Ул, аның картасы буенча шикле операцияләр узуын әйтеп, смс-хәбәрләр аша килгән кодны атавын сорый. Нәтиҗәдә, аферист картадан 430 мең сум акча урлый. Урлашу факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Шунысы аптырата: алдакчылар ничек 900 номеры аша шалтырата ала икән? Банк клиентларының телефон номерын каян алалар? Әйткәндәй, Саклык банкында миңа бу сорауларга җавап бирә алмадылар.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Bank-kartasinnan-430-me-en-urlagannar-273071/
Читайте нас: