-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
27 февраль 2019, 11:31

Вазифаларыннан файдаланганнар

Район прокуратурасы урындагы чиновникларның социаль торак белән махинацияләрен ачты

2018 елда прокуратура тикшерүләре барышында Бүздәк авыл Советы биләмәсе хакимиятенең элекке башлыгы һәм аның урынбасары тарафыннан социаль якланмаган катламга караган мохтаҗ гражданнар өчен тәгаенләнгән торакны бүлгәндә вазифа вәкаләтләрен арттыру, шулай ук мошенниклык очраклары ачыкланды.
Бүздәк авыл биләмәсе хакимиятендә бушлай социаль торак бирүләрен 30 елдан артык көткән кешеләр булуга карамастан, 2013-2014 елларда торак аңа бөтенләй мохтаҗ булмаган һәм чиратка куелмаган гражданнарга бирелгән. Бер үк вакытта торак нигездә муниципаль милектән законсыз рәвештә бушлай торак алган кешеләр эшләгән урындагы предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре юллавы буенча бирелгән. Ә торакка чиратта торган 30дан артык кеше—сугыш ветераннарына тиңләштерелүчеләр, аз тәэмин ителгәннәр, пенсионерлар, күп балалы гаиләләр һәм халыкның социаль якланмаган катламнарына караган башка кешеләр чиновникларның игътибар үзәгеннән төшеп калган. Мәсәлән, исемлектә торган бер апага агымдагы елда 79 яшь тула. Ул гына да түгел, 2014 елда бер үк вакытта торак комиссиясе председателе дә булган авыл биләмәсе башлыгы урынбасары, чиратны бозып, 70 квадрат метрдан зуррак торак йортны һәм 900 квадрат метрдан күбрәк җир участогын сату очрагын яшереп, муниципаль торак алган. Чиновник законсыз эшләрен бер ай эчендә тормышка ашырган.
Чиновникларның шундый гамәлләреннән Бүздәк авыл Советы биләмәсенә 1,6 миллион сумнан күбрәк зыян килгән, нәтиҗәдә 123,1 квадрат метр мәйданлы 5 торак бина законсыз хосусыйлаштырылган.
2018 елда прокуратура тикшерүе нәтиҗәләре буенча 5 җинаять эше (шуның икесе — район прокуроры инициативасы буенча) кузгатылды.
Благовар районара судының 2019 елның 30 январендагы хөкем карары белән авыл биләмәсенең элекке башлыгы 4 торак бинаны бүлгәндә вазифа вәкаләтләрен арттырып, муниципалитетка 1,4 миллион сумлык зыян китергән өчен (РФ Җинаять кодексының 286 статьясы 2 кисәге) 3 елга шартлы рәвештә иркеннән мәхрүм ителде. Сынау вакыты 2 ел 6 ай. Җинаятьчел гамәлләрдән күрелгән зыян түләнмичә калды. Суд позициясе белән ризалашмыйча, район прокуратурасы 2019 елның 8 февралендә җәзаны катгыйлатуны таләп итеп республика Югары судына аппеляция жалобасы бирде.
РФ Җинаять кодексының 159 статьясы 3 кисәге буенча хезмәт вазифасыннан файдаланып, мошенниклык кылуда гаепләнүче биләмә башлыгы урынбасарына карата җинаять эше Благовар районара судында карала.
Благовар районара судының 2018 елның 12 ноябрендәге карары белән район прокуратурасының авыл биләмәсе башлыгы урынбасары тарафыннан законсыз сатып алынган 21.7 квадрат метр мәйданлы бүлмәне муниципаль милеккә кире кайтару турында дәгъва таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде, ә чиновник тарафыннан әлеге бүлмәне туганына сатуга кагылышлы алыш-биреш законлы түгел дип табылды. Хезмәткәрнең бүлмәне ремонтлауның үтә зур бәясен түләтү турындагы дәгъва таләпләре кире кагылды.
Республика Югары судының гражданнар эшләре буенча суд коллегиясенең 2019 елның 6 февралендәге апелляция карары белән чиновник жалобасы буенча кабул ителгән суд карары үз көчендә калдырылды. Район прокуратурасы судьяларны әлеге квартираның коррупциягә каршы көрәш турында законны бозып сатып алынуына инандыра алды.
Урындагы чиновникларның законсыз махинацияләре Бүздәктә, шулай ук тоташ районда стихияле бәла-каза, янгыннар, авария нәтиҗәсендә тораксыз калган гражданнарга вакытлыча яшәп тору өчен тәгаенләнгән маневр торак фонды булмау нәтиҗәсендә эшләнгән. Мәсәлән, 2017 елның февралендә прокуратура тикшерүе барышында Бүздәкнең Комсомол урамындагы 13 квартиралы щитлы йортның авария хәлендә булуы ачыкланды. Район хакимияте 1979 елда төзелгән бу йортның авария хәлендә булуын танырга һәм аның арытабан яшәргә яраклылыгын билгеләү максатында белгечләр тарафыннан җентекләп тикшерү үткәрергә теләми. Прокуратураның чаралар күрүе чиновниклар тудырган барлык ясалма киртәләрне бетерергә һәм кирәкле тикшерү үткәрергә мөмкинлек бирде. Аның нәтиҗәләре буенча авыл биләмәсе башлыгының 2017 елның 5 июнендәге карары белән әлеге торак йорт авария хәлендә дип табылды. Әмма урындагы властьлар Бүздәк районында маневр фонды булдыру буенча катгый чаралар күрергә ашыкмаганлыктан, прокуратура кабат бу эшне кузгатты.
2018 елның 17 апрелендә муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге Бүздәк авылы, Әхмәдиев урамы, 80 адресы буенча урнашкан административ бинаны ремонтлау һәм авария хәлендәге йортта яшәүчеләрне күчерү өчен анда тиешле шартлар булдыру буенча «Тимерлан» җәмгыяте белән 475112, 61 сумлык муниципаль контракт төзи. Әлеге эшләрне башкарганнан соң, Бүздәк авыл Советы биләмәсе башлыгының 2018 елның 1 августындагы карары белән бу административ бина торак фондка күчерелә. Әмма муниципаль чиновниклар белә торып янә законсыз карар кабул итәләр, чөнки әлеге бинада маневр торак фонды булдыру кешеләр гомере һәм сәламәтлеге өчен зур хәвеф тудыра. Бүздәк авылы, Әхмәдиев урамы, 80 адресы буенча урнашкан бина белән «Башкиравтодор»ның Бүздәк юл төзү-ремонтлау идарәсенә караган асфальт-бетон завод арасы 67 метр гына. Бу предприятие санитар саклау зонасы 500 метр булган сәнәгать объектларына һәм икенче класслы производствога карый. Прокуратураның биләмә башлыгы карарларына протест белдерү, шулай ук район хакимиятенә күрсәтмә чыгару юлы белән чаралар күрүе нәтиҗәсендә авария хәлендәге йортта яшәүчеләрне тормыш өчен куркыныч бинага законсыз күчерү туктатылды.
Әлеге вакытта район прокуратурасы хакимияткә муниципаль районда маневр торак фонды булдыруны йөкләтү турында дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать итү өчен материаллар әзерли.
Прокуратура тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре урындагы чиновникларның һәр кешенең торакка конституцион хокукын тормышка ашырганда тупас җитешсезлекләр җибәрүләрен дәлилли, шулай ук җирле властьның абруе төшә.
Хәтерегезгә төшерәм: коррупция күренешләре (ришвәт бирү, акча таләп итү, дәүләт һәм муниципаль ресурсларны бүлгәндә аерым кешеләр өчен төрле өстенлекләр билгеләү) турында район халкы прокуратурага электрон почта [email protected] буенча яки (34773)3-06-98 телефоны аша хәбәр итә ала. Район прокуратурасы һәр мөрәҗәгатьне, шул исәптән анонимнарын да карый.
А.ТИМЕРБАЕВ, район прокуроры урынбасары, юстициянең кече советнигы.
Читайте нас: