+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
29 гыйнвар 2019, 16:03

Белорет миллионерына төрмә яный

Җир актармый, нефть чыгармый, компьтер телләренә генә баса ул. Миллионнары турындагы салым декларациясен вакытында тапшырса, арытаба да "уйнап кына" акча эшләвен дәвам итәр иде...



27 яшьлек Дмитрий Л. дөньяның ак комлы затлы пляжларында, күккә ашкан биналар, текә машиналар янында төшкән фотолары белән күпләрнең игътибарын җәлеп итте.
Баксаң, ул урта хәлле гаиләдә туып-үскән, беркайчан да бай мираска ия булмаган икән. Ә бары тик "ВКонтакте" челтәрендә халык укый торган язмалар тупланган төркемнәр генә булдырган. Аның криминаль мохиткә кагылышлы "Тревожные новости", гаилә мөнәсәбәтләре хакындагы "Подслушано у замужних" төркемнәре зур табыш китергән.
Ул әлеге тәҗрибәсен уртаклашу максатында укучы төркемнәр дә оештырган һәм анда катнашучыларга 8 мең сумнан хак куйган. Анда байтак кына кеше җыелган, аларның барысы да укулардан канәгать калган, тормышта бик файдалы булуын әйткән. Әмма Дмитрий бу юл белән җыелган акчаны үз кесәсенә сала барган һәм үзенчә кулланган, аннан бернинди дә салым түләмәгән. Җитмәсә, укуларны оештыру өчен берничә кеше җәлеп иткән. Монысы да законга сыймый торган гамәл.
Тикшерү комитетыннан белдерүләренчә, Дмитрийга яшәгән урынын ташлап китәргә ярамый, аны 6 айга кадәр срокка кулга алырга мөмкиннәр. Моннан тыш, аңа йөзләрчә мең сум штраф салынуы ихтимал.
Йөзләрчә, әмма миллионнарча түгел.
Фото: BNEWS сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.ru/obchestvo/18364-beloret-millioneryna-trm-yanyy.html


Читайте нас: