+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
28 гыйнвар 2019, 17:48

Ятимнәргә торак

Район прокуратурасы ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар мөрәҗәгатьләре буенча үткәрелгән тикшерү барышында 2016-2017 елларда район хакимиятендә әлеге категория гражданнарны торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар буларак исәпкә куюларын ачыклады.

Илебез законнары 18 яшьләре тулгач аларны дәүләт исәбенә барлык уңайлыклары булган торак белән тәэмин итүне гарантияли. Әмма муниципаль район хакимияте аларга торакны чираттан тыш бирмәгән. Нәтиҗәдә алар укыган урыннарында тулай торакта яки опекуннары янында яшәргә, торак бина алып торырга мәҗбүр булганнар.
Ятим балаларның торакка хокукларын яклау максатында, район прокуратурасы ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга барлык уңайлыклары булган торак бирүне йөкләтүне таләп итеп, судка мөрәҗәгать итте.
Суд карарларын үтәү йөзеннән муниципаль район хакимияте 2018 елда 5 квартира бүлде.
Читайте нас: