+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
24 декабрь 2018, 16:54

Коррупция белән көрәш

Район прокуратурасы коррупция күренешләре белән көрәшкә йомгак ясады.

Мәсәлән, агымдагы елда прокуратура барлык хокук саклау системасы тырышлыгын муниципаль милек белән законсыз эш итү өлкәсендә коррупция юнәлешендәге авыр җинаятьләрне ачуга берләштерә, шулай ук оешмаларны зур штрафлардан котылдыру максатында юридик берәмлекләр мәнфәгатендә ришвәт тәкъдим итү очракларын ача алды.
Район прокуратурасы һәм эчке эшләр бүлегенең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә гомуми базар бәясе 1,6 миллион сумнан күбрәк тәшкил иткән муниципаль торакны аңа хокукы булмаган кешеләргә бушлай биргәндә хезмәт вазифасын файдалану белән бәйле тоташ җинаятьләр сериясе ачылды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 5 җинаять эше кузгатылды, аларның 2се — шушы өлкәдә прокуратура тикшерүе материаллары буенча. Вазифалы кешеләргә 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.
Благовар районара суды карары буенча торак бина муниципаль милеккә кире кайтарылды. Әлеге вакытта карар белән ризалашмау процедурасы бара.
Район эчке эшләр бүлегенең ГИБДД бүлекчәсе белән берлектә тикшерүләр үткәрү нәтиҗәсендә оешмаларны зур админстратив штрафлардан котылдыру максатында юридик берәмлекләр мәнфәгатендә ришвәт тәкъдим итү очраклары ачыкланды. Мәсәлән, 2017 елда 606 миллион һәм 22 миллион сум табыш алган ике эре компания вәкилләре административ хокук бозулар турында протокол төземәү өчен ришвәт тәкъдим иткәннәр. Аларга 30 мең сум күләмендә штраф янаган булган. Компанияләрнең бу гамәлләре РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 19.28 статьясы 1 кисәгендә каралган аерым административ хокук бозу буларак квалификацияләнә һәм гамәлдә юридик берәмлек исеменнән ришвәт тәкъдим итү дип карала.
Әлеге очраклар буенча район прокуратурасы тарафыннан юридик берәмлекләргә карата РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 19.28 статьясы 1 кисәге буенча административ эш кузгатылды. Алар судта карауга әзерләнә. Оешмаларга ришвәт тәкъдим иткән өчен 1 миллион сум күләмендә административ штраф яный. Бу штрафны түләтүне тәэмин итү максатында, район прокуратурасы оешмаларның берсе карамагында булган кыйммәтле (базар бәясе 2,5-3 миллион сум) «Фольксваген Туарег» машинасына арест салды. Моннан тыш, оешмаларга РФ Генераль прокуратурасы төзегән махсус юридик берәмлекләр реестрына кертү яный. Әлеге реестрга керткәннән соң компанияләр муниципаль һәм дәүләт ихтыяҗлары өчен товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алуларында катнаша алмаячаклар. Компанияләрнең берсе эшчәнлек чорында 184 миллион сумнан күбрәккә 485 тендерда катнашкан.
2018 елда коррупциягә каршы тору өлкәсендә прокуратура тикшерүләре йомгаклары буенча бу өлкәдә закон бозуның 14 очрагы ачыкланды, аларны бетерү максатында чыгарылган 11 күрсәтмә каралды һәм канәгатьләндерелде, 2 кеше дисциплинар җаваплылыкка тарттырылды, судка 1 дәгъва гаризасы, РФ Җинаять-процессуаль кодексының 37 статьясы буенча чиновникларга карата җинаять эзәрлекләве турындагы мәсьәләне хәл итү өчен 2 материал җибәрелде, 2 җинаять эше кузгатылды.
Район прокуратурасында бурычларны бүлү турындагы боерыкка ярашлы, район территориясендә коррупциягә каршы тору буенча закон үтәлешен биш ел инде прокурор урынбасары, юстициянең кече советнигы Артур Рамил улы Тимербаев күзәтә.
Киләсе елда район прокуратурасы бу юнәлештә эшне дәвам итәчәк, коррупция күренешләре ихтималы күп булган өлкәләрдә тикшерүләр үткәрү планлаштырыла.
Янә хәтерегезгә төшерәм: коррупция күренешләре (ришвәт бирү, ришвәт таләп итү, дәүләт һәм муниципаль ресурсларны бүлгәндә аерым кешеләр өчен төрле өстенлекләр бирү) турында электрон почта аша [email protected] яки (34773)3-06-98 телефоны буенча район прокуратурасына хәбәр итә аласыз. Район прокуратурасы һәр мөрәҗәгатьне, шул исәптән анонимнарын да карый.
А.ТИМЕРБАЕВ, район прокуроры урынбасары, юстициянең кече советнигы.
Читайте нас: