+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
21 декабрь 2018, 17:24

Район прокуратурасы таләбе буенча авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләренә эш хакы түләнде

Район прокуратурасы „Бүздәк” агрофирмасы хезмәткәрләренең коллектив мөрәҗәгате буенча әлеге предприятиедә хезмәт хакын вакытында түләүгә кагылышлы закон таләпләренең үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында „Бүздәк” агрофирмасының 105 хезмәткәренә эш хакын тулысынча түләмәве, шуның нәтиҗәсендә 663233 сум бурычы барлыкка килүе ачыкланды.
Шуның нәтиҗәсендә хезмәткәрләрнең, Конституциядә каралганча, вакытында лаеклы эш хакы алу хокукы бозылган.
Хезмәт хакын түләүне тоткарлау очрагы буенча район прокуратурасы бурычны түләтү турында судка 105 дәгъва гаризасы җибәрде. Суд аларны канәгатьләндерде, хезмәт хакы буенча бурыч тулысынча түләтелде.
Барлык гражданнар, предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре игътибарын шуңа юнәлтәм.
Район прокуратурасы арытабан да предприятиеләр хезмәткәрләренең конституцион хокукларын судта якларга әзер. Прокурор тарафыннан процесс башлау өчен, РФ Гражданнар процессуаль кодексының 45 статьясына ярашлы, сезгә язма гариза белән район прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адресыбыз: Бүздәк авылы, Кызыл мәйдан урамы, 15. Кабул итү вакыты 9.00-18.00 сәгатьләр.

А.МӨХӘММӘТОВ, район прокуроры ярдәмчесе.
Читайте нас: