+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
20 декабрь 2018, 16:41

Ветеран торакка хокуклы

Район прокуратурасы Бүздәктә яшәүче 94 яшьлек II төркем инвалид, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны

Я.С.Камалетдинова мөрәҗәгате буенча торак турындагы закон үтәлешен тикшерде.
Тикшерү барышында Я.С.Камалетдинованың Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны буларак торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ сыйфатында исәпкә куелуы ачыкланды. Моннан тыш, аның йорты арытабан яшәү өчен яраксыз (иске) дип табылганлыктан, чираттан тыш торак алуга хокуклы гражданнарның аерым исемлегенә кертелүгә хокук бирә.
Прокуратура тикшерүе нәтиҗәләре буенча ачыклануынча, Я.С.Камалетдинованы исәпкә куйганда һәм шул турыда мәгълүматлар керткәндә «Учет граждан, нуждающихся в жилых помещениях» автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (АИС) чираттан тыш торак алу хокукы турында билге куелмаган.
2018 ел дәвамында Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны торак мәсьәләсен хәл итүне тизләтү максатында берничә тапкыр дәүләт һәм муниципаль власть органнарына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Гариза бирүченең нигезле мөрәҗәгать итүенә карамастан, аны канәгатьләндерүдән берничә тапкыр баш тартканнар. Бу исә вакытында исәпкә куюны һәм торак белән тәэмин итүгә бюджеттан акча бүлүне кичектерүгә китергән.
Прокуратура тикшерүеннән соң гына Я.С.Камалетдинова чираттан тыш торак алырга хокуклы кешеләр исемлегенә кертелде.
Торак бирү барышын һәм нәтиҗәләрен район прокуратурасы контрольгә алды.
А.МӨХӘММӘТОВ, Бүздәк районы прокуроры ярдәмчесе.
Читайте нас: