+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
11 декабрь 2018, 11:48

Уенга чик куелды

Уен бизнесы өлкәсе җинаятьчел кул сузу объекты буларак һәрвакыт зур кызыксыну тудырды, чөнки нәкъ менә биредә югары табыш алырга була.

Шуңа да законсыз уен урыннарының күпләп таралуы гаҗәпләндерми. 2011 елда РФ Җинаять кодексына законсыз комарлы уеннар оештыруга һәм үткәрүгә кагылышлы 171.2 статьяны кертү, законсыз уен урыннарының күплеген исәпкә алганда, гадел чара булды. Шуңа карамастан, статистика мәгълүматлары ачык күрсәтүенчә, законсыз уен бизнесы белән көрәш тиешле нәтиҗә бирмәде.
Ул гына да түгел, тыелган территориядә комарлы уеннар оештыру һәм үткәрү эшчәнлеге Русия Федерациясе мәнфәгатьләрен кысуга һәм уенга бәйлелек белән җәфаланучыларның, аларның гаилә әгъзаларының хокукларын бозуга китерә.
Район прокуратурасы Эчке эшләр бүлеге белән берлектә Бүздәк районы территориясендә законсыз уен эшчәнлегенә каршы тору өлкәсендә законнарның үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында 2013-2018 елларда район территориясендә 40 берәмлек уен автоматын файдаланып, комарлы уеннар оештыру һәм үткәрү буенча законсыз эшчәнлек алып бару ачыкланды. Вакыйга урынын карау барышында бухгалтерия, шулай ук аларга хокукны билгеләүче документлар табылмады, хуҗалар ачыкланмады. Район прокуроры 40 берәмлек уен корылмасын хуҗасыз милек дип табу, аны дәүләт мөлкәтенә алу һәм юк итү өчен, «Росимущество»ның БР территориаль идарәсенә тапшыру турында таләп белән судка мөрәҗәгать итте.
Благовар районара судының 2018 елның 16 июлендәге карары белән прокурор таләбе канәгатьләндерелде. Уен автоматлары хуҗасыз милек дип табылды, ул дәүләт мөлкәтенә алынды һәм юк итү өчен «Росимущество»ның БР территориаль идарәсенә тапшырылды.
Агымдагы елның октябрендә әлеге уен автоматлары юк ителде.
А.ТИМЕРБАЕВ, район прокуроры вазифаларын башкаручы, юстициянең кече советнигы.
Читайте нас: