+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
11 декабрь 2018, 11:47

Белем алуга һәркем хокуклы

Русия Федерациясе Конституциясенең 43 статьясына ярашлы, илебездә белем алу түләүсез. Бары тик югары белем алу гына искәрмә булып тора—анда конкурс нигезендә генә түләүсез укырга мөмкин.

Әмма мәгариф өлкәсендә әти-әниләрдән һәм укучыларның законлы вәкилләреннән (шул исәптән әти-әни тәрбиясеннән мәхрүи калган балалардан да) дәреслекләр һәм башка уку материаллары сатып алуга акча җыю очраклары бар. Бу хәл Русия Федерациясенең мәгариф турындагы Федераль законы положениеләренә каршы килә. Бу законда әйтелгәнчә, федераль дәүләт мәгариф стандартлары чикләрендә төп мәгариф программаларын федераль, РФ субъектлары һәм җирле бюджет ассигнованиеләре исәбенә үзләштергән укучыларга файдалану өчен алар бушлай бирелә.
Ата-аналарның акча җыюы еш кына даимигә һәм мәҗбүрләтүгә әйләнә. Билгеләнгән кагыйдәләрне бозып, хәйрия ярдәме итеп бирелгән акчалар мәгариф оешмалары хезмәткәрләре тарафыннан җыела.
Русия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының аңлатмасына ярашлы, физик һәм юридик шәхесләр, шул исәптән укучыларның законлы вәкилләре акчаны (хәйрияне) бары тик ирекле рәвештә генә, өстәвенә мәгариф бүлегенең расчет счетына максатлы тәгаенләнеш буенча гына күчерергә тиешләр.
Барлык гражданнарның, ата-аналарның, укучыларның законлы вәкилләренең игътибарын шуңа юнәлтәм.
Мәгариф учреждениеләре тарафыннан акчаны законсыз җыю очраклары ачыкланса, бу хакта язма гариза белән район прокуратурасына мөрәҗәгать итә аласыз: Бүздәк авылы, Кызыл мәйдан урамы, 15 (9.00-18.00 сәгатьләр).

А.МӨХӘММӘТОВ, район прокуроры ярдәмчесе.
Читайте нас: