+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
10 декабрь 2018, 18:07

Юл ремонтланды

Бүздәк районы прокуратурасы Башкортстан Республикасының Югары судында 13,5 километр озынлыгындагы муниципаль юлны капиталь ремонтлатуга иреште.

Прокуратура тикшерүе барышында «Башнефть» акционерлар нефть компаниясенең Ташлыкүл яткылыгына керү юлы милекчесенең берничә ел инде автомобиль юлын тотуга акча бүлмәве ачыкланды. Шуның нәтиҗәсендә юл файдалану өчен яраксызга әйләнгән: асфальтның өске катламы тулысынча ашалган, юлда зур чокырлар, уемнар барлыкка килгән. Бу юлдан йөрү куркынычка әйләнгән. Нәтиҗәдә Никольскийдан Ташлыкүлгә йөргән мәктәп автобусы маршрутын үзгәртергә мәҗбүр була.
2017 елның 30 августында Бүздәк районы прокуратурасы нефть компаниясенә юлны ремонтлау эшләрен башкаруны йөкләтү буенча судка дәгъва гаризасы бирде. Уфа шәһәренең Ленин районы суды 2018 елның 29 январендагы карары белән прокурор таләбен канәгатьләндерде. Әмма «Башнефть» җәмгыяте суд карары белән килешмичә, республика Югары судына мөрәҗәгать итте. Җәмгыятьнең судның әлеге карарын үзгәртү һәм суд процессын озакка сузу буенча чаралар күрүенә карамастан, 2018 елның 3 сентябрендә БР Югары суды аның жалобасын канәгатьләндермәде. Район прокуратурасы судны «Башнефть» җәмгыятенең нефтьчеләрнең зур йөк ташу транспортының озак вакыт Ташлыкүл яткылыгына күпләп йөрүе нәтиҗәсендә яраксызга әйләнгән юлны тергезү буенча чаралар күрмәвенә инандыра алды.
Октябрь-ноябрьдә «Башнефть» җәмгыяте юлның 1,5 километр озынлыгындагы аеруча хәвефле участогын тулысынча яңартты. Калган 12 километр юлны 2019 елда ремонтлау планлаштырыла.
Суд карары үтәлешен район прокуратурасы контрольдә тота.

А.ТИМЕРБАЕВ, Бүздәк районы прокуроры вазифаларын башкаручы.
Читайте нас: