+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
10 декабрь 2018, 18:09

Ятимнәргә торак—илнең социаль йөкләмәсе

2018 елның 3 маенда Благовар районара суды район прокуратурасы дәгъвасы буенча Бүздәк муниципаль районы хакимиятенә карата Рассвет авылында яшәүче ятим, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар категориясенә кергән кызны торак белән тәэмин итү таләбен канәгатьләндерде.

Район прокуратурасы даими нигездә судка шундый дәгъвалар җибәрә. Аларны карау нәтиҗәләре буенча суд хакимияткә торак бүлүне йөкләтү турында карар кабул итә. Федераль һәм республика бюджетларыннан акча күчкәч, район хакимияте кимендә 33 квадрат метр мәйданлы торак сатып ала, аны арытабан биш елга махсус найм срогы белән килешү буенча әлеге категория гражданнарга бирә. Ел саен шул рәвешле кимендә өч кеше торак белән тәэмин ителә.
Әлеге вакытта 11 кеше махсус торак биналарга найм килешүе буенча торак алуга хокуклы. Агымдагы елда 12 кеше 2018 елның 1 ноябренә шушы хокукка ия булачак. Шул ук вакытта район хакимиятенең ел саен ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча күргән чаралары җитәрлек түгел.
Шул уңайдан район прокуратурасы 2018 елның 16 маенда Бүздәк муниципаль районы хакимияте адресына әлеге җитешсезлекләрне бетерүне, шундый торак биналарга ихтыяҗдан чыгып, махсус торак фонды булдыру буенча чаралар күрүне таләп итеп күрсәтмә чыгарды.

Торакка мохтаҗ ятим, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар игътибарын шуңа юнәлтәм.
Район прокуратурасы арытабан да ятим, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның торакка хокукларын судта якларга әзер. Прокурор тарафыннан процесс башлау өчен, сезгә РФ Гражданнар процессуаль кодексының 45 статьясына ярашлы язма гариза белән район прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Торак белән тәэмин итүгә кагылышлы барлык хокукый мәсьәләләр буенча район прокуроры урынбасары, юстициянең кече советнигы Артур Рамильевич Тимербаев халыкны шәхсән үзе кабул итә. Район прокуратурасының адресы: Бүздәк авылы, Кызыл мәйдан урамы, 15. Телефон: (34773) 3-06-98. Кабул итү көннәре: чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 9.00-18.00 сәгатьләрдә.

А.ТИМЕРБАЕВ, район прокуроры урынбасары, юстициянең кече советнигы.
Читайте нас: