+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
1 август 2018, 12:44

Хөкем карары чыгарылды

Идел буе федераль округы хәрби судының күчмә коллегиясе Уфаның Орджоникидзе районы суды бинасында Русиядә тыелган “Хизб ут-Тәһрир” оешмасы эше буенча хөкем карары чыгарды.

Суд бер ел буена дәвам итте. 20 мөселман 3,5 ел буена шушы карарны көтеп тоткынлыкта утырды. Аларны властьны корал кулланып кулга алуда һәм терактлар әзерләүдә гаепләделәр. Алар үзләрен "сәяси тоткыннар" дип атый.
Егетләр 2015 елда тотылган иде. Эш материалларында моның Федераль иминлек хезмәтенең озайлы эше нәтиҗәсендә мөмкин булуы турында әйтелә.
Соңгылары берничә ел дәвамында мөселманнарның йортларында һәм җыелган урыннарында сөйләшүләрен “тыңлый”. Егермедән артык кеше террорчы оешманың Уфадагы бүлегендә әгъза булып торган, яңа әгъзаларны җәлеп иткән, "сугышчан ислам" пропагандасын тараткан. Максатлары — Русиядә властьны кулга төшерү һәм бөтен дөньяда Ислам хәлифәте төзү.
Аларның йортларында тыелган китаплар табылган.
Гаепләнүчеләр барысы да 8-24 елга катгый режимлы колониягә хөкем ителде. Берсе генә гаебен таныды һәм аңа җәза срогы киметелде: ул 5 елга гомум режимлы колониягә озатылды.

Читайте нас: