+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
6 июль 2018, 12:08

Оятсызлар кеше хәсрәтендә акча эшли...

Аферистлар, авыру бала турында ялган интернет-төркем булдырып, акча эшләргә уйлаган.

Көн саен мәгълүмат чараларында, интернет-сайтларда, социаль төркемнәрдә каты авыруларга дучар булган балаларны дәвалау өчен зур суммада акча кирәклеге турында сюжетлар, язмалар күренә. Ә оятсыз бәндәләр сабыеның гомере кыл өстендә торган ата-аналарның хәсрәтен үз мәнфәгатендә куллана.

“Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итүенчә, Әлшәй районында яшәүче 9 яшьлек Никита Демешов тумыштан йөрәк авыруына дучар. Малай инде 7 операция кичергән. Аңа тагын да катлаулы операция таләп ителә. Кызганыч, аны Русиядә эшләмиләр икән. Германиядә дәвалану 3 миллион сум тора. Гаилә өчен бу - бик зур акча. Шуңа да алар, халыктан ярдәм сорап, интернет-сәхифә булдырган.

Мошенниклар исә, Интернетта шундый ук ике дублер төркем булдырып, анда үз реквизитларын куеп, кешеләрнең Никитага дип юллаган акчаларын үзләренә алмакчы булган. Бу дублер төркемнәрне вакытында блокировкалаганнар.

Шуңа күрә игелеклекле ярдәм күрсәтер, акча күчерер алдыннан, чыннан да, шул исем-фамилияле кешенең исәбенә күчәчәкме-юкмы икәнлеген кат-кат тикшерегез.
Читайте нас: