+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
26 июнь 2018, 12:20

Тикшерү ачыклады

Миграция законын бозу очраклары буенча чаралар күрелде

Район прокуратурасы миграция законының үтәлешен тикшерү барышында шуны ачыклады: Үзбәкстан Республикасы гражданины район эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлекчәсенә яшәргә рөхсәт документы (вид на жительство) бирү турында гариза белән мөрәҗәгать итә һәм кирәкле барлык документларны, атап әйткәндә, тәрҗемә ителгән паспорт күчермәсен, рус телен, Русия тарихын, Русия Федерациясе законнары нигезләрен белү турында сертификат, табыш турында 2- НДФЛ формалы белешмә һәм башкаларны тапшыра.

Үзбәкстан гражданины тапшырган 2-НДФЛ формалы белешмәгә ярашлы, ул «Ремстроймонтаж» җәмгыяте директоры буларак 2016 елда 36 мең сум акча алган.

Тикшерү барышында җибәргән запроска Русия Федераль салым хезмәтенең БР буенча 30нчы районара инспекциясеннән бу кешенең 2016 елда табыш алмавы турында җавап килде.

РФ Салым кодексының 230 статьясы 2 һәм 3 пунктына, РФ Федераль салым хезмәтенең 2015 елның 30 октябрендәге МММ-7-11/485 санлы боерыгына ярашлы, табыш турында 2-НДФЛ формалы белешмә рәсми документ булып исәпләнә.

Шул рәвешле, Үзбәкстан гражданины гамәлләрендә РФ Җинаять кодексының 327 статьясы 3 кисәгендә каралган җинаять билгеләре—белә торып ялган документ файдалануы ачыкланды. Шул уңайдан район прокуратурасы тикшерү материалларын РФ Җинаять процессуаль кодексының 144-145 статьялары буенча чара күрү өчен эчке эшләр бүлегенә җибәрде. Район эчке эшләр бүлегенең сорау алу бүлекчәсе үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча чит ил гражданинына карата РФ Җинаять кодексының 327 статьясы 3 кисәге буенча җинаять эше кузгатылды.

А.МӨХӘММӘТОВ, район прокуроры ярдәмчесе.
Читайте нас: