+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
21 Май 2018, 11:49

Акча табасызмы, урамда каласызмы?

Ел башыннан республикада ипотекага алынган һәм хуҗалары банкка тиешле акча кайтара алмаган 114 фатир сатуга куелган.

Кызганычка каршы, бик күпләрне шушы язмыш көтә. Мәсәлән, Уфада яшәүче бер ирнең банкка 1 миллион 300 мең сум бурычы җыелган. Ул ипотекага алынган ике бүлмәле фатирына кредит буенча взносларын түли алмаган.

Банк үз акчасын кайтару өчен фатирны суд аша тартып ала. Әлеге фатирның бу кеше һәм аның гаиләсе өчен бердәнбер торак булуын да мәхкәмә искә алмый.

Әлегә, фатир хуҗасы үтенече буенча, банк бурычын кайтаруны июнь ахырына кадәр көтәргә риза булган.

Менә шундый хәлләр. Ипотекага фатир сатып алыр алдыннан йөз тапкыр уйлагыз.
Читайте нас: