+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
17 Май 2018, 17:46

Банкирлар да атылып үлә

ВТБ банкының элекке вице-президенты Юрий Котлер үз фатирында атылып үлгән.

Юрий Котлер “Бердәм Русия” партиясенең Югары совет бюросы әгъзасы. Соңгы биш елда ул бизнес белән шөгыльләнгән. Бер көн элек кенә 50 яшен тутырган булган.

Ай башында ул банкрот дип таныла. 2015 елда Котлер фатир сатып алу өчен ВТБдан кредит ала, май башына аның 49 миллион сум бурычы калган була. 14 майда судта Котлер җиңелә.

Моннан тыш, аның гаиләсендә дә бар да ал да гөл булмаган. Янында күптән Франциядә яшәгән хатынына язып калдырган хаты да табыла. Фатирда башка кешенең эзләре юк, ди тикшеренүчеләр. Алар фикеренчә, Котлер үзенә кул салган булырга тиеш.

Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлап, шушы һөнәрендә яхшы гына уңышларга ирешкән Котлер сәясәт белән бизнеска кереп китмәгән булса, бәлки мондый хәл килеп чыкмас та иде...
Читайте нас: