+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
15 Май 2018, 14:14

Бакча мөдиренә — 50 мең сум штраф!

Уфаның 7нче балалар бакчасында янгынга каршы кагыйдәләрне бозу очраклары ачыкланган.

Уфаның Ленин районында урнашкан 7нче балалар бакчасында прокуратура тикшерү үткәргән.

Бакчаның икенче каты 2009 елдан ук авария хәлендә исәпләнгән. Аның башка урыннарында янгынга каршы кагыйдәләр үтәлмәве дә билгеле булган.

Тикшерү барышында янгын турында хәбәр итүче сигнализациянең өзеклекләр белән эшләве, балаларның йокы һәм уен бүлмәләре янгыннан саклау буяулары белән эшкәртелмәве, бинада эвакуация вакытында чыгу юлларының җитмәве ачыкланган.

Әлеге балалар бакчасында санитар нормаларның бозылуы да билгеле. Сабыйларга йокы һәм бәдрәф бүлмәләре җитми, урын кирәк-яракларын саклау өчен аерым бүлмә юк.

Прокуратура бу уңайдан административ эш ачкан һәм бакча мөдиренә 50 мең сум штраф салынган.
Читайте нас: