-13 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
7 Май 2018, 12:17

Браконьерлар аю һәм аның баласын атып үтергән

36 һәм 30 яшьлек ике иргә карата җинаять эше кузгатылган.

Узган елның сентябрендә Гафури районының Игенчеләр авылы янындагы урманда ауга чыккан ике ир-егет аюны һәм аның баласын атып үтергән.
Алар аюларны агач башында саклап утырган. Узып баручы ана аю белән бала аюны ау мылтыгыннан атканнар.
Аларның бу гамәленнән килгән зыянны 240 мең сум дип исәпләгәннәр. Аучыларның машиналарына, мылтыкларына арест салынган.
Бу кешеләр гаепләрен танымаган. Аларга карата җинаять эше ачылган.
Читайте нас в