+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
27 ноябрь 2017, 12:37

Уфада үсмер 10 яшьлек кызга аткан

15 яшьлек үсмер, пневматик мылтыктан ялгыш атып, бер кызның кулын яралаган.

Бу хәл кичә башкаланың Калинин районында булган. 10 яшьлек кыз ахирәтенә кунакка килгән була. Бу вакытта ахирәтенең үсмер абыйсы пневматик мылтыктан мишеньга атып торган була һәм пуля ялгыш кызның кулына тия. Кызны 17нче дәваханәгә озаталар. Әлеге хәл буенча тикшерү эшләре бара.
Читайте нас: