+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
10 ноябрь 2017, 12:01

Ришвәтчелек җиһанга җиткән

Амур өлкәсендә "Восточный" космодромы төзелешендә хезмәт салган өч инженер 6,5 миллион сум ришвәт алган.

Баш инженер һәм аның ике ярдәмчесенең банк карталарына 2013 елның ноябреннән бирле йөзәрләгән мең сум акча килеп торган.
Космодром төзелешен башкаручы оешмалар аларның "хезмәт"ен шулай югары бәяләгән. Шул ук вакытта үзләре нинди күләмдә файда күргәнлеген чамалыйсы гына кала.
Нәтиҗәдә, суд карары белән баш инженер 7 елга катгый режимлы колониягә озатылган, ул 10 миллион сум штраф та түләячәк.
Ә аның әшнәләре 5 һәм 6 елга шундый ук колониягә юлланган, аларга 6 һәм 7 миллион сум күләмендә штраф салынган.
Читайте нас: