+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон и порядок
3 ноябрь 2017, 13:23

Төнлә йөрү тыела

Комендант сәгате—балаларны яклауга юнәлтелгән һәм аларга төнлә әти-әнисе яки башка законлы вәкилләре озатуыннан башка урамда, җәмәгать урыннарында йөрүне тыйган законлы чара.

Барлык балаларны һәм үсмерләрне закон ышанычлы яклый. Комендант сәгате—шундый чараларның берсе. Практика күрсәтүенчә, бу чара балаларның иминлеген тәэмин итәргә һәм үсмерләр арасында җинаятьчелекне киметергә мөмкинлек бирә.
«Башкортстан Республикасында бала хокукларының төп гарантияләре турында» 1999 елның 31 декабрендәге 44-з санлы БР законына ярашлы, комендант сәгате 1 октябрьдән алып 30 апрельгә кадәр 22.00-06.00 сәгатьләрдә кертелә. Комендант сәгатен бозган өчен ата-аналар яки баланың башка законлы вәкилләре җаваплы. Баласын күз уңыннан югалткан өлкәннәргә РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.35 статьясы 1 кисәгендә 100-500 сум күләмендә административ штраф салу каралган. Әмма штраф бу статьяны бозган өчен кулланылган күңелсез чара гына. Баланың зыян күрүе яки өйгә кайтмавы куркынычрак. Әти-әниләр балаларына карата бурычларын истә тотарга тиешләр. Аларның беренчесе—баланы яклау. Балаңны төнлә урамда йөрергә чыгарып җибәргәнче уйланыгыз: кая, кем белән, ни өчен һәм нигә төнлә?
Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларны яклау—уртак максатыбыз.
Читайте нас: