+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Происшествия
18 март 2021, 11:40

Азгын хатын баласына ут төрткән...

Малайны тән тиресе өслегенең 60 проценты пешкән булган, аны дәваханәгә алып киткәннәр, ләкин төнлә ул үлгән.

Курск өлкәсендә бер хатын 8 яшьлек улына бензин сибеп ут төрткән. Барысы да кичке сигезләрдә гаилә йорты янында булган. 31 яшьлек хатын улының үз әтисенә аның икенче ир белән күрешеп йөрүе турында сөйләвен белеп кала. Фаҗигагә берничә көн кала малай, чыннан да, әтисенә әнисенең икенче ир белән интим элемтәдә булуын әйткән була.

Кич белән ир бу хакта хатыны белән сөйләшергә булган. Хатын, улының аны "сатуын" аңлагач, аны урамга алып чыгып, бензин белән коендыра да ут төртә һәм иренә аны сүндерергә комачаулый. Тик ир барыбер ашыгыч ярдәм чакырта алган һәм малайга ярдәм итәргә омтылган.

Әлеге вакытта хатын тоткарланган һәм аңа 15 елга якын төрмә яный.

Фото: pixabai.com сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Azgin-hatin-balasina-ut-t-rtk-n-722104/
Читайте нас: