-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Происшествия
17 март 2021, 10:30

Кызлар әтиләрен коточкыч җинаять кылуда гаепләгән...

Гаепсез ир бер ел инде СИЗОда утыра.

Уфада кызлары әтиләрен көчләүдә гаепләгән. Ир-ат СИЗОда инде бер ел утыра.
Әти кеше балаларын (алар барлыгы бишәү - дүрт кыз һәм бер ул) бик кырыс тәрбияләгән, күп әйберләрне тыйган. Еш кына тавышын, кулын күтәргән. Моның турында аның 15 яшьлек кызы сөйләгән. Кызлары әниләрен әтиләреннән аерылырга сораган, әмма әниләре моңа каршы килгән.

Бервакыт 18 яшьлек иң өлкән кыз бер егет белән очраша башлый. Әтисе моны белгәч, кызын да, хатынын да бик каты кыйнаган. Шуннан соң кызлар әтиләренә яла ягарга була. Имеш, әтиләре өлкән кызын көчләгән. Моны алар әниләренә сөйли. Әниләре полициягә шалтыраткан, һәм шул ук көнне ир-атны кулга алганнар.

Суд тикшерү башлагач кына, кызлар дөресен әйткән. Медэкспертиза кызларның көчләнгән булмавын раслады. Ләкин Тикшерү комитетында ялганлавы өчен әни кешенең үзенә җинаять эше кузгатылуы һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү мөмкинлеге турында әйткәч тә, ул гаризасын алмаган. Билгеле булганча, ир-ат СИЗОда инде бер елга якын утыра.

Фото: dream.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/common_material/Kizlar-til-ren-kotochkich-inayat-kiluda-gaepl-g-n-719843/
Читайте нас: