+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Происшествия
9 март 2021, 13:30

Бүреләр белән сөйләшәм дип уйлаган...

Гаепләнүче 8 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Бишбүләктә таныш булмаган вахтовикны үтерүдә гаепләнгән кешегә хөкем карары чыгардылар. Бу вакыйга 2020 елның 23 февралендә үк булган. Әлеге хәлләр полицейскийларның ике сүзне дә ялгап әйтә алмаган, канлы пычак тоткан ирне тоткарлау белән башланып китте.

Тикшерү версиясе буенча, ир иптәшләре белән Бишбүләк авылында кафега килгән, анда нык эчкән. Нәтиҗәдә, ул кафеда бер кеше белән конфликтка кергән. Шуннан соң ул урамга чыгып китә.

Гаепләнүченең сүзләренә караганда, ул урамда ничек йөргәнен томанлы гына хәтерли. Тик бер мизгелдә аңа бүреләр белән сөйләшкән кебек тоела.

Тикшерү версиясе буенча, юл читендә автозаправка янында утырган, шактый эчкән ир-ат янына әле генә вахтадан кайткан урындагы кеше килгән һәм аның хәлләре белән кызыксынган. Гаепләнүче исә, пычагын алып, бу авыл кешесенең күкрәгенә берничә тапкыр суккан. Алынган җәрәхәтләрдән ул һәлак була. Бу "сөйләшүне" үтерүче "бүреләр белән аралашу" кебек кабул иткән.

Суд ирне бу район кешесен үтерүдә гаепле дип таныды һәм 8 ел да 2 айга катгый режимлы колониядә ирегеннән мәхрүм итте. Судта җинаятьче әлеге кешене ни өчен үтергәнен аңлата алмады.

Фото: vesti.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/republic/B-rel-r-bel-n-s-yl-sh-m-dip-uylagan-707492/
Читайте нас: