+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Происшествия
5 март 2021, 18:40

Балалар йөрткән автобус янган...

Аллаһка шөкер, мәктәп укучылары исән калган.

Бу хәл Алтай өлкәсендә булган. "Газель" микроавтобусы 10-11нче сыйныф укучыларын Целинное авылыннан район үзәгенә алып барган. Шул вакытта автобусның двигателенә ут капкан. Нәтиҗәдә, автобус яна башлаган.

Водитель балаларны автобустан чыгарып, коткарып калган. Аларның кайберәүләре җәрәхәтләр алган. Хәзер урындагы районы прокуратурасы әлеге факт буенча тикшерү үткәрәчәк. Юл хәрәкәте иминлеген контрольдә тоту һәм ташу өчен җаваплы вазыйфа биләүче затларның гамәлләренә бәя биреләчәк.

Моннан тыш, тикшерү комитеты да тикшерү башлаган. Ташучының гамәлләренә бәя бирү планлаштырылган.

Фото: amic.ru сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/Balalar-y-rtk-n-avtobus-yangan-704534/
Читайте нас: