-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Происшествия
3 март 2021, 12:45

Ике бертуган боз астына киткән...

Водолазлар балаларны дүртенче көн эзли.

Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә коточкыч фаҗига булган. Ике бертуган малай Идел елгасының боз астына төшеп киткән. Эзләүләр дүртенче көн дәвам итә. Әмма көчле агым аркасында катлаулана гына. Бу хакта “Известия” басмасы хәбәр итә.

Фаҗига 28 февральдә булган. 11 яшьлек һәм 6 яшьлек абыйлы-энеле ике малай башка балалар белән бергә яр буенда уйнап йөргәннәр. Ләкин алар икесе боз өстенә чыккан. Шунда 6 яшьлек малай боз астына төшеп китә, аңа 11 яшьлек абыйсы ярдәмгә ташлана. Ике бала да батып үлгән.

Хәзерге вакытта 1,6 мең квадрат метрдан артык мәйдан тикшерелгән. Эзләү төркемнәре бозны бензопычкылар белән кисә, аннары водолазлар су төбенә төшә. Әлегә әзләүләр нәтиҗә бирмәгән.

Саратов өлкәсенең Тикшерү комитеты балаларның үлем очрагы буенча тикшерү башлаган.

Яз җитүгә елга-күл буйларында иң хәвефле чор башлана. Кызганычка каршы, язны мондый бәхетсез очраклар да ел саен кабатланып тора. Балаларга боз өстендә уйнарга ярамаганлыгын алдан ук кисәтеп куегыз, әти-әниләр.
Фото: www.4vsar.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/Ike-bertugan-boz-astina-kitk-n-700655/
Читайте нас: