+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Происшествия
19 февраль 2021, 16:50

Ишеккә атып, балага тидергән

Тугыз яшьлек кыз шул урында һәлак булган.

Читада яшәүче бер ир исерек хәлдә баскыч мәйданына чыга һәм күршеләренә шакый башлый. Янәсе, аларның ремонты аңа ял итәргә комачаулый.

Ишек ачучы булмагач, ул корал алып, анда төбәп атып җибәрә. Бу вакытта ишек артында тугыз яшьлек бала торган була, ул шул урында җан биргән.
Башта исерек ир-ат ишеккә коралы белән суга. Фатир эчендәге кыз бала дус кызы килгән дип уйлый һәм ишекне ачарга килә башлый.
«Кемдер ишек шакыган. Кызым дусты килгән дип уйлаган, ләкин ишеккә барып җитәргә 1,5 метр калгач, ату яңгырый. Мин берни аңламыйча ишек янына атылдым, анда кызым канга баткан килеш ята иде», — дип сөйли әтисе.
Әти кеше сүзләренчә, табиблар баланың исән калу ихтималы бөтенләй булмавын әйткән. Баланың башы һәм йөрәге яраланган.
Бала фаҗигагә 20 минут алданрак видео яздырган. «Исерек күрше безнең ишеккә шакый. Инде берничә минут шакый, сүгенә. Мин куркам. Мин энем белән, монда әле ремонт бара, әти кибеткә китте. Мин бик куркам, йөрәгем куркып сикерә», — ди бала.
Теге бәндә кулга алынган, кече яшьтәге кешене үтерү буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: кп.ру
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/Ishekk-atip-balaga-tiderg-n-684497/
Читайте нас: