+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Происшествия
18 февраль 2021, 13:05

Бер тамчы суга тилмереп...

Шушы көннәрдә Ливия һәм Судан чигендә, төгәлрәге - Сахарада, коточкыч күренешкә тап булганнар. 21 кеше – хатын-кызлар, ир-егетләр һәм 8 бала чүлдә адашып, ачлыктан һәм сусызлыктан һәлак булган.

Бу хакта “Беренче канал” хәбәр итте.

Машина, әйберләр, документлар һәм үле гәүдәләр... Сахарадагы җанөшеткеч күренеш Ливиянең “АльКуфра” муниципалитетыннан Суданга юл тоткан кешеләрнең чүлдә адашу нәтиҗәсендә килеп чыккан. Кәрәзле элемтә тотмый, су, ризык бетә. Исәннәр үлгән кардәшләрен комлыкта җирләргә дә өлгергән...

Аларны эзләп килүчеләр бер ирнең хатына юлыккан. “Кичерегез, әниемне һәм барлык кешеләрне алып барып җиткерә алмадым. Догада булыгыз, безне җирләп, Коръән укыгыз”, - диелгән хатта.

Хәзерге вакытта юлчыларның сигезе табылган: 3 хатын-кыз һәм 5 ир-егет...

Фото:bakdar.org
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/Ber-tamchi-suga-tilmerep-682974/
Читайте нас: