-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Происшествия
17 февраль 2021, 17:25

Исерек әнисенең сөтен имеп үлгән...

Таулы Алтай шәһәрендә күкрәк баласы вафат булган. Ул исерек әнисенең сөтен имеп агуланган.

Баланың анасына карата «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Русия Тикшерү комитетының Алтай Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тикшерү версиясе буенча, 2021 елның 11 гыйнварында 32 яшьлек хатын күпкатлы йортларның берсендәге фатирында туган көнен бәйрәм итә, ул спиртлы эчемлекләр эчә. Аннары исерек хатын нәни улы янына йокларга ята. Бала 2020 елның 27 августында туган.

«Хатын бала имезүен, үзе исерек булгач, сөтендә баласы сәламәтлеге өчен куркыныч спирт булуын белә торып, 12 гыйнварга каршы төндә улын ике тапкыр имезә. Шулай итеп бала агуланып үлә», дип аңлата ведомствоның матбугат хезмәте.
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.
"Шәһри Казан" сайтыннан алынды.
Фото: rheumo.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/Iserek-nisene-s-ten-imep-lg-n-681878/
Читайте нас: