+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Происшествия
17 февраль 2021, 12:05

Этеннән куркып, хуҗасын үтергән...

Уфадагы коточкыч җинаятькә кем гаепле?

Уфаның Затон микрорайонында яшәүче 58 яшьлек кеше үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылган.

13 февральдә дәваханәгә бик нык имгәнгән ир-ат китерелә. Зыян күрүчене кызы табып алган, ул ашыгыч ярдәм чакырткан. Әмма яраланучы тиздән, аңына килмичә, җан биргән.

Тикшерүчеләр, бу кешенең күршеләреннән сорашып, ул көнне ниләр булуын ачыклый, шикләнелүченең биологик эзләрен таба һәм аның шәхесен билгели. Икенче көнне үк 54 яшьлек Уфа егете тоткарлана һәм дәлилләр астында гаебен таный. Хәзер ул кулга алынган.

Аның сүзләренә караганда, 12 февральдә алар иптәше белән спиртлы эчемлекләр эчкән. Кунак китәргә теләгәч, хуҗасы верандадан аңа чыгарга комачаулаган этен япмый. Ахыр чиктә, алар талаша башлый һәм ярсыган ир, балта алып, хуҗаның башына һәм тәненең башка өлешләренә чаба...

Фото: Башинформ
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Etenn-n-kurkip-hu-asin-terg-n-681051/
Читайте нас: