+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Происшествия
16 февраль 2021, 12:55

11 яшеннән газаплаган...

Дүртөйле районында чәчләр үрә торырлык хәл булган.

Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә укучы кыз көчләү корбаны булган. Әнисе моны ике елдан соң гына белгән. Бу хакта хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итте.

13 яшьлек кызның әнисе гариза белән 12 февральдә полициягә мөрәҗәгать иткән. Хатын сөйләгәнчә, 2018 елның җәеннән 2020 ел азагына кадәр 52 яшьлек танышы аның кызына карата «сексуаль характердагы бозык һәм көчләү гамәлләре» кылган.

Барысы да мәктәп укучысына 11 яшь булганда башлана. Ир балигъ булмаган баланы аның өендә дә, арендалаган фатирда да газаплаган. Хәзер ул сак астына алынган һәм гаебен таныган.

Әниләр! Танышларыгызны, дусларыгызны уйлабрак сайлагыз! Югыйсә, дус табам дип, балаларыгызны югалтуыгыз ихтимал.

Фото: кп.ру
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/11-yashenn-n-gazaplagan-679432/
Читайте нас: