+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Происшествия
12 февраль 2021, 13:30

"Балагыз бәлагә юлыкты..."

Республикада ике мошенник ун пенсионерны алдаган.

Аларның 1,5 миллион сумын каерып алганнар.

Җинаятьчеләр өлкән яшьтәге хатын-кызларны, балагыз юл-транспорт һәлакәтенә тарыды, дип алдаган һәм «мәсьәләне хәл итү» өчен картага акча күчерүне таләп иткән. Алар бу схеманы агымдагы ел башыннан кулланган.

Мошенникларның корбаннары Салават, Күмертау һәм Стәрлетамакта яшәүче хатыннар була. Берәүләр мошенникларга биш мең сум акча җибәргән, икенчеләре үз балалары өчен хәтта 350 һәм 500 мең сумнарын да кызганмаган.

Әнә шундый дистанцион урлаулар ярдәмендә караклар 1,5 миллион сум акча эшләгән.

Телефон аша акча таләп итүчеләргә ышанмагыз, дип тукып торабыз да соң...

Фото: vitbichi.by
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Balagiz-b-lag-yulikti-674783/
Читайте нас: