+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Происшествия
10 февраль 2021, 12:05

Балалар коляскасын сатуга куйган булган...

Уфада яшәүче өлкән яшьтәге ханым берничә секунд эчендә акчасыз калган. Уфада полиция хезмәткәрләренә 78 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән, ул үзенең мошенниклардан алдануын белдергән.

Өлкән яшьтәге ханым Уфаның бушлай игъланнар сайтларының берсенә балалар коляскасын сатуы турында игълан биргән. Тиздән аңа потенциаль сатып алучы шалтыратып, колясканы сатып алырга теләвен белдергән. Алдан түләү кертү өчен клиент банк картасының номерын, CVV-кодны, шулай ук телефон номерына килгән парольне әйтергә кушкан. Пенсионер барлык күрсәтмәләрне дә үтәгән, шуннан соң аферистлар аның исәбеннән 426 мең сум акчасын урлаган.

Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, Интернет челтәрендә тикшерелгән кибетләр һәм ресурсларны гына кулланырга кирәк, дип искәртә. Картаның пин-кодын һәм CVV-кодын (картаның арткы ягындагы саннарны), шулай ук аның гамәлдә булу вакыты һәм хуҗасының шәхси мәгълүматларын беркемгә дә әйтергә ярамый. Сезнең исәпкә акча күчерү өчен картаның алгы ягында күрсәтелгән саннар да җитә.

Фото: proural.info
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Balalar-kolyaskasin-satuga-kuygan-bulgan-670852/
Читайте нас: