+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Происшествия
9 февраль 2021, 11:50

"Эчмә" дип кенә әйткән булган...

Баймак районының Темәс авылындагы канлы вакыйгага әлеге шул хәмер белән көнләү сәбәпче.

Анда бер ир хатынының башына тимер соскы белән тондырган һәм бергә эшләүче танышын пычак кадап үтергән.

7 февраль иртәсендә танышы аның өенә изге ниятләр белән килә. Ул аны спиртлы эчемлекләр кулланудан тыймакчы була, шушы турыда сүз башлый һәм белгечләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә күндерергә тырыша.

Йортта эчкеченең хатыны да була. Сөйләшү барышында ир, хатынын танышыннан көнләп, тәүгесенең башына металл соскы белән суга. Танышы туктатырга омтыла һәм алар сугыша башлый, аның барышында йорт хуҗасы берничә тапкыр кунакның күкрәгенә, аркасына һәм муенына пычак белән кадый. Соңгысы шул урында җан бирә.

Җинаять кылганнан соң, шикләнелүче үлгән кешенең туганнарына шалтырата һәм бу хәл турында хәбәр итә, шуннан соң билгесез юнәлештә чыгып китә. Бу хәл турында хокук саклау органнары белгәч, "план-перехват" игълан ителә, аның барышында хезмәткәрләр качкынны эләктерә ала. Тоткарланганнан соң, ир полицейскийның башына сугарга да өлгерә.

Хәзер шикләнелүче сак астында. Тикшерү бара.

Фото: кп.ру
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Echm--dip-ken--ytk-n-bulgan-668737/
Читайте нас: