+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Происшествия
9 февраль 2021, 11:45

Авариядә ирен югалтты...

Җитмәсә, страховкалау компаниясе хатыннан 360 мең сумны түләтергә ниятли.

Уфада страховкалау компаниясе юл-транспорт вакыйгасында һәлак булган ирнең хатыныннан компенсация алырга омтыла.

Авария 2019 елның маенда булган, ә хәзер хатынга 360 мең сумлык дәгъва белдергәннәр. Бу акчаны страховкалаучы авариядә зыян күрүчегә түләгән. Таләпләрнең сәбәбе - руль артында булган шоферның әлеге транспорт чарасы белән идарә итүгә ОСАГО полисына язылмаган булуы.

Авария иртә таңнан шәһәр читендә булган. Ире автомобильдә хатынның әтисе белән китеп бара: борылышта машина юл читенә чыгып оча. Каенатасы имгәнгән, әмма исән калган. Ә менә ир шул урында һәлак була.

Машина каенатасыныкы булган, аның сүзләренчә, руль артында ул үзе түгел, ә кияве булган. Страховка буенча хуҗага, зыян күргән пассажирга 360 мең сум акча түләгәннәр. Тик ярты елдан соң компания хатыннан бу акчаны кире таләп иткән.

Закон буенча алар хаклы. Һәлак булган ир авариядә гаепле дип табыла, димәк, иминият өчен зыянны түләттерү хокукы варисларга – аның хатынына һәм балигъ булмаган баласына күчә. Алар 360 мең сум түләргә тиеш.

Ләкин юристлар руль артында ир утыруына шикләнеп, бу эшне яңадан тикшерүне таләп иткән. Бу хәл ничек булып бетәр, билгесез, әмма шунысы хак: руль артына правасыз утырырга ярамый, шулай ук, полиска язылмаган килеш руль артына утырмаска кирәк. Чөнки бөтен зыянны сез яки сезнең варисларыгыз түләячәк.

Фото: башньюс.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Avariyad-iren-yugaltti-668993/
Читайте нас: