+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Происшествия
5 февраль 2021, 16:30

17нче каттан бала коляскасына килеп төшкән

Анда алты айлык бала яткан була.

Воронеж өлкәсенең Шилово бистәсендә 20 яшьлек ир 17нче каттан 6 айлык бала яткан коляска өстенә килеп төшкән.

Бу хакта төбәк буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бистәдә яшәүче бер ханым үзенең баласы белән һава суларга чыккан. Бу вакытта
бер ир 17нче каттагы подъезд тәрәзәсеннән коляскага килеп төшкән. Һәлакәттән соң, балага ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелә, әмма аны коткарып кала алмыйлар.

Тәрәзәдән егылып төшкән ир дә алган җәрәхәтләрдән шунда үлә.

Фото:
child-blog.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/17nche-kattan-bala-kolyaskasina-kilep-t-shk-n-664736/
Читайте нас: