+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Происшествия
2 апрель 2019, 13:04

Салаватта яшь парга атканнар...

Бу хәл бүген төнлә булган.

Салават шәһәрендә бүген төнлә травматология бүлегенә тирәнгә үтеп кермәгән җәрәхәтләр белән 26 яшьлек егет һәм аның 20 яшьлек йөргән кызы китерелгән. Мәгълүм булуынча, яшьләр кафеда булган. Анда 50 яшьлек ир белән танышканнар. Бергәләп кәеф-сафа корып утырганнан соң, алар арасында конфликт чыккан. Нәтиҗәдә, ир травматик пистолетын алып, егеткә һәм аның кызына ата башлаган.

Ут ачучы ир соңрак кафедан ерак түгел кулга алынган. Ул килеп чыккан хәлне аңлата алмаган, чөнки бик каты исерек булган.

Әлеге очрак буенча тикшерү эшләре бара. Аның нәтиҗәсендә карар чыгарылачак.
Читайте нас: