+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Происшествия
15 март 2019, 17:51

Кайгылы хәбәр мөселманнарны тетрәндерде

“Бүген изге җомга иртәсе, барлык мөселман дөньясын тетрәндереп, кайгылы хәбәрдән башланып китте – Яңа Зеландиядә мәчетләрдә намаз укучы кардәшләребезне күпләп ерткычларча атып үтергәннәр.

Күңелне телә һәм өшетә торган коточкыч фаҗига булды бу, Ислам тарихында тагын бер онытылмаслык кара бит...
Әлеге вәхшилекне кылучы бәндәләргә кешеләр дип әйтергә тел әйләнми... Бу гаделсезлектән барча мөселманнарның күңелләре сыкрана, йөрәкләребез ярсый һәм телгәләнә. Тирән борчуларыбызны сүз белән әйтеп бетереп булмый! Әмма Аллаһы Тәгалә безнең белән, һәм мин бар кешегә дә иман ныклыгы телим.
Бүген, мөхтәрәм кардәшләрем, сезне шушы канкойгыч фаҗигадә һәлак булганнар рухына дога кылырга чакырам – алар аңа мохтаҗ. Ихластан, җаным-тәнем белән Бөек Раббыбыздан аларны Үзенең киң рәхмәтеннән аермавын үтенеп сорыйм: “Без Аллаһыдан килдек һәм Аңа әйләнеп кайтачакбыз”, - дип яза социаль челтәрдәге битендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Әйткәндәй, Русия Президенты Владимир Путин Яңа Зеландия премьер-министры Джасинде Ардернга Крайстчерч шәһәрендә теракт белән бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.
Крайстчерч шәһәрендәге берьюлы ике мәчеттә бүген намаздан соң атыш булган. Ил власте теракт дип атаган һөҗүм нәтиҗәсендә 49 кеше һәлак булган, тагын 48се яраланган.
Чыганак: https://kiziltan.ru/news/19957-kaygyly-hbr-mselmannarny-tetrnderde.html





Читайте нас: