+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Происшествия
14 март 2019, 14:53

Саксызлыгы аркасында һәлак булган

Күптән түгел генә Уфа шәһәренең Сипайлово бистәсендә яшәүче ир-егетнең үз машинасы астында калуы хакында язган идек. Ул "тимер аты" астына җыелган карны көрәгәндә һәлак булган. Шуңа охшаш фаҗига бу атнада Бүздәк районында теркәлгән.

Бүздәк авылында гомер кичерүче 55 яшьлек ир-егет ихатасында җиңел машинасын көйләү белән шөгыльләнгән. Автомобилен домкрат белән күтәртеп куйган. Астына кереп эшләгән вакытта, домкрат ни сәбәпледер шуып китеп, машина хуҗасы өстенә төшкән.
Мескен ир-егетнең фаҗигага таруын беркем дә күрмәгән. Якыннары тапканда, ул инде җан биргән булган. "Машина астында озак яткан", - фаҗиганы тикшерүчеләр шулай дип нәтиҗә ясаган.
Нинди эшкә тотынсак та, хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәү хакында онытмасак иде. "Сакланганны саклармын", - дигән бит Ходай.
Чыганак: https://kiziltan.ru/obchestvo/19890-saksyzlygy-arkasynda-lak-bulgan.html


Читайте нас: