+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Происшествия
27 февраль 2019, 19:20

Хатынын ток белән үтергән

Мәскәү янындагы Коломна шәһәрендә электрик үзе ясаган амперметр ярдәмендә хатынын үтергән.

63 яшьлек Татьяна Ивановна бер фирмада социаль-икътисади бүлек җитәкчесе булып эшләгән. Ә аның 68 яшьлек ире Александр Алексеевич, пенсиягә чыкканчы, электрик булган. Читтән караганда, алар менә дигән итеп яшәгән. Гаиләдә беркайчан да тынычлык булмавын Татьяна Ивановна беркемгә дә сөйләмәгән. Ә аның җаһил ире еш кына хатынына кул күтәргән. Гаилә низагына полиция дә бер генә килмәгән.
Ниһаять, алар аерылышкан. Тиздән суд милек бүлү турында карар чыгарырга тиеш булган. Тик менә ял көнне, 24 февральдә, болар арасында тагын тавыш чыккан. Кансыз ир элекке хатынын тукмаган. Татьяна Ивановна егылгач, аның гәүдәсен амперметр аша токка тоташтырган. Ханым үлгән. Җан кыючыга карата җинаять эше ачылган.
Фото: fanat1k.ru сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.ru/obchestvo/19396-hatynyn-tok-beln-tergn.html


Читайте нас: