+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Происшествия
26 февраль 2019, 18:23

НТВга нигез салган Игорь Малашенко үз-үзенә кул салган

Бу хәл Испаниядә булган. Танылган сәясәт белгече, медиаменеджер Игорь Малашенко Испаниядәге йортында үле килеш табылган.

Соңгы вакытларда Игорь Малашенко элекке хатыны Елена Пивоварова белән суд юлында йөргән, мөлкәт бүлешкән.
Әлеге авыр процесс турында Малашенконың хәзерге хатыны, колумнист һәм блогер Божена Рынска күп язды. Пивоварова элекке ире байлыгының 80 процентына дәгъва итә, дип сөйләде Рынска.
Шушы суд аркасында Малашенко беренче хатыныннан туган балалары белән дә ямьсезләшеп беткән. Ул аларны нык яраткан, ләкин алары әтиләренең икенче хатынга чыгып китүен гафу итмәгән.
Божена Рынска иренең соңгы вакытта депрессиягә бирелүен яшерми, ләкин үләсе килү турында сүзләр булмавын әйтә.
Игорь Малашенко НТВ телевидениесенә нигез салучыларның берсе булды. Соңрак ул "Останкино" Русия дәүләт телерадиокомпаниясен җитәкләде, Борис Ельцинның сайлау алды кампаниясендә төп киңәшче, RTVI телеканалы җитәкчесе булды, ә былтыр Русия Президентлыгына кандидат Ксения Собчакның сайлау алды штабын җитәкләде.
Фото: Газета.ру
Чыганак: https://kiziltan.ru/news/19356-ntvga-nigez-saluchy-igor-malashenko-z-zen-tergn.html



Читайте нас: