+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Происшествия
26 февраль 2019, 18:21

17 яшьлек гашыйк егет үз-үзен үтергән

Бу хәл Күгәрчен районында булган.

Тумыштан начар ишеткән Максим Уфада укып йөргән, ә бәйрәмгә туган авылына кайткан булган.
Шул көнне ул сөйгәненең телефонына бик матур теләкләр белән СМС җибәргән. Бәхетсезлеккә каршы, хәбәрне, шулай ук аларның үбешеп төшкән фотоларын 14 яшьлек кызның әнисе күреп калган һәм егеткә шалтыратып янаган, балигъ булмаган кызны аздырган өчен төрмәгә утыртачагын белдергән.
Максимның үз бүлмәсендә үз-үзенә урын табалмыйча йөргәнен әти-әнисе дә сизгән. Бераздан аның үле гәүдәсен гараждан табып алганнар...
Чыганак: https://kiziltan.ru/news/19359-17-yashlek-gashyyk-eget-z-zen-kul-salgan.html


Читайте нас: