+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Происшествия
25 февраль 2019, 18:58

Банкоматтан кеше акчасын ала күрмә!

Белоретта 54 яшьлек ханым полициягә мөрәҗәгать иткән. Аның банк картасыннан 8 мең сум акчасы югалган.

Ханым банкоматтан акча алырга уйлаган булган, тик ул акчаны бирмәгән. "Җүнле-рәтле эшләми инде, шуңа акчаны бирмәде", - дип, ханым китеп барган.

Тик шул ук көнне аның картасыннан алырга ниятләгән 8 мең сум акчасы юк булган. Карта иясе полициягә йөгергән. Хокук сакчылары, банкның видеокамералары язмаларын тикшергәч, хәлгә ачыклык кергән. Карта иясе киткәч, банкомат акчаны чыгарган. Узып баручы ир-егет моны күреп, тиз генә 8 меңне алып, табанын ялтыраткан. Полиция кеше акчасын үзләштерүчене тиз арада тапкан. Хәзер аңа карата җинаять эше ачылган. Аны 5 елга төрмәгә утыртып куюлары мөмкин.
Читайте нас: