+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Происшествия
13 февраль 2019, 17:18

Полиция җитәкчеләре бар да бертөрле микәнни?

Шулай булмаганда, әле бер, әле икенче төбәктән аларның законсызлыклары турында ишетелмәс иде.

Якутиянең эчке эшләр министры Николай Мамчур да гражданнарны яклау урынына, аларга һөҗүм итәргә карар иткән.

Һәм үз кул астындагылардан башлаган. Ул исерек килеш кабинетында коллегасын — яшь кызны көчләгән. Соңгысы куркып тормаган, судка биргән.

Мамчурны, полковник званиесен алып, биш елга колониягә хөкем иткәннәр. Бу бик аз, дип исәпли күпләр.
Читайте нас: